Занятие по обучению русскоязычных детей татарскому языку. Тема: "Бик матур козге кондэ"


Максат:

  1. Танышу лексикасын искә тешерү.
  2. Ел фасылларыннан көз турында сөйләшү, көз билгеләре белән таныштыру.
  3. Яшелчә исемнәрен хәтердә ныгыту.
  4. Тәрбияче сорауларына тулы, дөрес җаваплар алу.
  5. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
  6. Санау күнекмәләрен булдыру.
  7. Халык авыз иҗаты әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү.
  8. Балаларда артистлык сәләтен үстерү.

Дәрескә җиһазлар: яшелчә муляжлары; яшел, сары, кызыл обручлар; көзге яфраклар; әкият геройлары өчен костюмнар; Сөмбелә өчен костюм; кәрзин; яшелчәләр; “серле капчык”; фланелеграф; зур һәм кечкенә помидор рәсемнәре; аудиоязмалар өчен музыкальцентр.

Алдан эшләнгән эшләр: балаларга кояшка эндәшне, “Көз һәм балалар” уенының сүзләрен һәм көен, Л.Леронның шигырен, “Шалкан” әкиятен өйрәтү.

Дәрес барышы.

1. Тәрбияче балаларны татар теле дәресенә чакыра.

– Исәнмесез, балалар!
– Исәнмесез!
Хәлләрегез, ничек?
– Яхшы.
– Ә хәзер әйдәгез барыбызга да хәерле иртә телик.

Хәерле иртә, кояш!
Хәерле иртә, кошлар!
Хәерле иртә, табигать!
Хәерле иртә, дуслар!
Хәерле иртә, миңа!
Хәерле иртә, сиңа!
Хәерле иртә, безгә!
Хәерле иртә, сезгә!

2. – Дусларым, әйдәгез, тәрәзә янына килик әле. Әйтегез әле, урамда елның кайсы вакыты?

– Көз.
– Әйе, бик дөрес. Әйдәгез, бүгенге hава торышын билгелик.
– Көз җитте. Көн салкын. Җил исә. Яңгыр ява (яумый). Кояш юк (бар).
– Әйдәгез, кояшны чакырабыз.

Кояш чык, чык, чык!
Болыт кач, кач, кач!
Без уйнарбыз җылыткач.
Кояш чык, чык, чык,
Майлы ботка бирермен,
Майлы ботка казанда,
Тәти кашык базарда.
Әти китте базарга,
Тәти кашык алырга.
Тәти кашык сабы алтын,
Кирәкми безгә салкын.

3. – Ә хәзер без сезнең белән “Көзге яфраклар” уенын уйныйбыз.

Уен барышы.

Идәндә яшел, сары, кызыл обручлар ята. Балаларның кулларында көзге (яшел, сары, кызыл) яфраклар, “Әпипә” бию такмагына алар түгәрәктә бииләр, көй туктагач, үз обручларын табып яфракларын куялар. Уен ике тапкыр уйнала.

4. Балалар икенче тапкыр уйнаганда, тәрбияче Көз кызы – Сөмбелә булып киенеп керә. Кулында кәрзин. Кәрзиндә: кыяр, помидор, алма муляжлары; яңгыр, кояш, болыт рәсемнәре; кызыл, сары яфраклар.

– Исәнмесез, минем акыллыларым! Мин – Көз кызы Сөмбелә булам. Ягез әле, сезнең белән танышыйк (барлык балалар белән таныша).
– Синең исемең ничек?
– Минем исемем Катя.
Катя, син кызмы, малаймы?
– Мин кыз.
– Син матур кызмы?
– Әйе, мин матур кыз.

5. – Балалар, әйдәгез “Көз һәм балалар” уенын уйныйбыз.

Уен барышы.

Балалар түгәрәктә җырлыйлар, Сөмбелә аларга кәрзиненнән кирәкле әйберләрне күрсәтеп җавап бирә.

– Көз, Көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?

– Кәрзинемдә кыярлар,
Помидор һәм алмалар.

– Көз, Көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?

– Кәрзинемдә яңгырлар,
Җылы, суык көннәр бар.

– Көз, Көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?

– Кәрзинемдә кызыл, сары,
Алтын матур төсләр бар.

6. – Мин бүген сезне сәяхәткә чакырам. Без машинада яшелчә бакчасына барабыз. Балалар аудиоязмадан “Шофер буласым килә” җырын тыңлап баралар (Л.Б.-Болгарый көе, Э.Шәрифуллина сүзләре).

7.Яшелчә бакчасы күренеше. Балалар белән әңгәмә уздырыла.

– Балалар, бу яшелчә бакчасы. Болар нәрсәләр?
– Яшелчәләр.
– Яшелчәләр кайда үсә?
– Яшелчәләр җирдә, түтәлдә, үсә.
– Бу нәрсә?
– Бу суган, кишер, бәрәңге, шалкан һ.б.(балаларның җаваплары).

8. “Серле капчык” уены.

Уен барышы.

Тәрбияче кулында “серле капчык”. Анда яшелчәләр салынган. Һәр бала килеп капчыктан бер яшелчә ала һәм ул яшелчә турында сөйли.

– Бу кыяр. Кыяр яшел, озынча, тәмле.
– Бу суган. Суган сары, түгәрәк, әче.
– Бу помидор. Помидор кызыл, түгәрәк, тәмле һ.б.

9. “Ничә помидор үскән?” уены.

Уен барышы.

Балалар фланелеграфта зур һәм кечкенә помидорларны саныйлар.Санау 1дән 10га һәм кирегә: 10нан 1гә санала.

10. “Яфрак бәйрәме” уены.

Уен барышы.

Уен түгәрәктә уйнала. Балалар Л. Леронның шигырен хәрәкәтләр ярдәмендә сөйлиләр.

Сары, сары, сап-сары

Агачның яфраклары (басып кулларын югары күтәрәләр).

Җил исә, ява яфрак

Көзнең матур чаклары (очу хәрәкәтләре ясап, бер урында әйләнәләр).

11.“Тәме нинди?” уены.

Уен барышы.

Тәлинкәдә телемләп туралган яшелчәләр. Күзен йомган килеш, һәр бала тәлинкәдән бер телем яшелчәне алып, тәме буенча аның исемен әйтә.

– Бу нәрсә?
– Бу кәбестә.
– Бу суган.һ.б.

12.“Сорау – җавап” уены.

Уен барышы.

Тәрбияче балаларга сораулар бирә, ә балалар җавапларын әйтәләр.

– Ирина, бу нәрсә?
– Бу кыяр.
– Син кыяр яратасыңмы?
– Юк, мин кишер яратам.
– Миша, бу нәрсә?
– Бу шалкан.
– Син шалкан яратасыңмы?
– Әйе, мин шалкан яратам.

“Шалкан” әкиятен сәхнәләштерү.

Балалар әкият геройларының костюмнарын кияләр. Әкият “Күрсәт әле, үскәнем” җырына кушылып уйнала.

Балалар.

Күрсәт әле, бабакай,
Ничек җирне казыйлар?

Бабай.

Менә шулай, менә шулай,
Шулай җирне казыйлар.

Бабай көрәк белән җирне казый, шалкан чәчә, китә.

Бабай бакчага чыга, шалканга карап соклана.

Балалар.

Күрсәт әле, бабакай,
Ничек шалкан тарталар?

Бабай.

Менә шулай, менә шулай
Шулай шалкан тарталар.

Бабай шалканны тарта, тартып чыгара алмый.

Бабай. Әби, әби, чык әле, миңа булыш әле.

Әби бакчага чыга, шалканга карап соклана.

Балалар.

Күрсәт әле, әбекәй,
Ничек шалкан тарталар?

Әби.

Менә шулай, менә шулай
Шулай шалкан тарталар.

Бабай белән әби шалканны тарталар, тартып чыгара алмыйлар.

Әби. Кызым, кызым, чык әле, безгә булыш әле.

Кыз бакчага чыга, шалканга карап соклана.

Балалар.

Күрсәт әле, кызыкай,
Ничек шалкан тарталар?

Кыз.

Менә шулай, менә шулай
Шулай шалкан тарталар.

Бабай, әби һәм кыз шалканны тарталар, тартып чыгара алмыйлар.

Кыз. Акбай, Акбай, чык әле, безгә булыш әле.

Акбай бакчага чыга, шалканга карап соклана.

Балалар.

Күрсәт әле, Акбай
Ничек шалкан тарталар?

Акбай.

Менә шулай, менә шулай
Шулай шалкан тарталар.

Бабай, әби, кыз һәм Акбай шалканны тарталар, тартып чыгара алмыйлар.

Акбай. Песием, песием, чык әле, безгә булыш әле.

Песи бакчага чыга, шалканга карап соклана.

Балалар.

Күрсәт әле, песием
Ничек шалкан тарталар?

Песи.

Менә шулай, менә шулай
Шулай шалкан тарталар.

Бабай, әби, кыз, Акбай һәм песи шалканны тарталар, тартып чыгара алмыйлар.

Песи. Тычканым, тычканым, чык әле, безгә булыш әле.

Зарядка ясый – ясый тычкан чыга. Башкаларга да зарядка ясата.

Балалар.

Күрсәт әле, тычканым
Ничек шалкан тарталар?

Тычкан.

Менә шулай, менә шулай
Шулай шалкан тарталар.

Бабай, әби, кыз, Акбай, песи, тычкан шалканны тарталар һәм тартып чыгаралар.

Балалар машинага утырып төркемгә кайталар.

Дәрескә йомгак ясала.